Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Болгарда булдылар. ФОТО

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр шушы арада Болгар музей-тыюлыгында булып кайттылар.

Музей директоры Фәргать Мөхәммәтов алар өчен хәйрия экскурсиясе оештырды. Өлкәннәр һәм инвалидлар Болгар цивилизациясе музеендагы күп санлы экспонатлар белән бик кызыксынып таныштылар, Истәлек билгесе бинасында иң зур Коръән китабын карадылар. Шулай ук музей-тыюлык территориясендәге бүтән корылмаларны карап йөрделәр, казу эшләрен күзәттеләр. Алар биредәге матурлыкка сокланып туймадылар, борынгы тарихыбыз эзләреннән узуларына тәэсирләнделәр. Гомумән, интернатта тәрбияләнүчеләр әлеге сәяхәттән зур канәгатьлек алдылар, кайткач та үзара тәэсирләрен уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев