Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният хезмәткәрләре арабыздан вакытсыз китеп барган Азат Шаһиевны искә алдылар. ФОТО

Әхмәт авылы мәдәният йортында ул көнне сагышлы моңсулык хөкем сөрде.

Авылдашлары, хезмәттәшләре бирегә күптән түгел арабыздан китеп барган Азат Шаһиевны искә алырга җыелдылар.

Әллә ямьле табигате үк көйләп тора, эчәр сулары күңелләрне моңга баетамы, Әхмәт халкы гомергә җыр-биюгә, сәхнә уенына һәвәс булды. Әхмәт районыбызга мәдәният хезмәткәрләрен иң күп биргән авылдыр, мөгаен. Чирмешән буендагы шушы авылда туып-үскән Азат та гел сәхнәгә тартылган.

-Без яшь чактан ук бергә концертлар куеп, спектакльләрдә уйнап йөрдек,-ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина. -Күрше-тирә авылларга барып та чыгышлар ясый идек. Азат мондый чараларда гел актив булды, төрле кызыклы яңалыклар тәкъдим итә иде.

Мәктәптә Азат Шаһиевның сыйныф җитәкчесе булган Нурания Гыйләҗева да укучысын сагынып искә ала:

-Бик тәртипле малай иде, гел "бишле"гә укыды,-ди. -"Дүртле" алса да борчыла иде. Мин аны гел сыйныфташларына үрнәк итеп куйдым.

Тормышта үз юлын билгеләр чак җиткәч, егет мәдәният хезмәткәре профессиясен сайлый. Ә Казан мәдәният институтын тәмамлагач ике дә уйламыйча районга эшкә кайта. Ул елларда бик күп яшьләребез дипломлы белгечләр булып туган төбәгебезгә кайтып урнашалар иде шул. Бүген, районыбызның байтак тармаклары кадрларга кытлык кичергәндә, егет-кызларыбызда кече Ватаныңны ярату, аның өчен җан ату кебек сыйфатлар тәрбияләүнең никадәр әһәмиятле булуын тагын бер кат аңлыйсың.

Яшь белгечне шунда ук бик җаваплы эшкә - район мәдәният йорты директоры вазыйфасына билгелиләр. Бу катлаулы хезмәтне Азат Рамис улы 23 ел дәвамында башкарды. Ә район мәдәният тармагында 26 ел - соңгы көннәренә кадәр эшләде. Язмыш аяусыз - 51 яше дә тулмаган килеш аның йөрәге тибүдән туктады.

Хезмәттәшләре Азат Шаһиевны олы хөрмәт белән искә алдылар. Районның барлык авылларыннан җыелган мәдәният хезмәткәрләре аның белән бәйле бик күп хатирәләрне күңелләрендә яңарттылар.

-Азат Рамис улы бик итәгатьле, бүтәннәр хәленә керә белүчән иде. Ул беркайчан кешегә авыр сүз әйтмәде. Эштә нинди проблема туса да, аны хәл итү юлын таба, җаваплылыкны үз өстенә ала иде. Хезмәтен һәрчак җиренә җиткереп башкарды. Ул күпкырлы мәгълүматлы, тирән белемле, техниканы әйбәт белә иде. Аның зиһенлелегенә, зур-зур саннарны күңелдән бик тиз исәпләп чыгаруына шакката идек,-дип, фани дөньядан бик вакытсыз китеп барган хезмәттәшләре хакында якты истәлекләрен уртаклаштылар.

Азат бик матур җырлый торган булган. Әмма бихисап эш-мәшәкатьләр белән тулы җитәкче хезмәте сәхнәгә чыгарга, иҗатка вакыт калдырмагандыр шул.

Искә алу кичәсендә хезмәттәшләре Азатның яраткан җырларын башкардылар, мәрхүмнең әнисе Разия апага ихлас юату сүзләрен җиткерделәр. "Хөрмәтле хезмәттәшебез Азат турында җылы хатирәләребез, сезгә олы ихтирамыбыз билгесе итеп кабул итегез",-дип, Разия апаның иңенә бизәкле шәлъяулык салдылар.

Урта Әлки авылы мулласы Радик Абдуллин Азат Рамис улы рухына дога кылды, җыелган халык алдында вәгазьләр сөйләде. Ә залдагы һәркем, якты хатирәләребез хезмәттәшебезгә дога булып барсын, рухы тыныч булсын, дигән теләктә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев