Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Каенкай” балалар приютында тәрбияләнүчеләрне ял иттерделәр. ФОТО
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бергә булдырабыз!" хәйрия проекты кысаларында Яңа Салмандагы "Каенкай" балалар приютында булдылар.
Балалар өчен алар төрле күңелле уеннар, кызыклы конкурслар оештырдылар. Кече яшьтәге малайлар-кызлар алдында Гоша атлы клоун чыгыш ясады. Ул кечкенәләрне уйнатты, биетте, гади һәм кызыклы биремнәр, табышмаклар уйлап чыгарды. Балалар ул биремнәрне бик теләп үтәделәр. Алар яңа дуслары Гоша белән танышуга бик шат булып, аны кабат приютка чакырып калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев