Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният йортында “Иделкәем” республика балалар-яшьләр театр коллективлары смотр-конкурсының зона бәйгесе үтте

3 февральдә район мәдәният йортында "Иделкәем" республика балалар һәм яшьләр театр коллективлары смотр-конкурсының зона бәйгесе булды.

Әлеге конкурс безнең районда инде бишенче мәртәбә үткәрелә. Быел анда Кама аръягының алты районыннан яшь сәхнә осталары көч сынашты. Зона бәйгесендә районыбыз данын яклап Әхмәт мәдәният йортының "Йолдызчык" һәм Югары Әлморза мәдәният йорты каршында эшләүче "Умырзая" балалар театр коллективлары чыгыш ясады. Республика Мәдәният министрлыгыннан килгән жюри әлкилеләрнең иҗади эшләрен югары бәяләде. "Узган ел белән чагыштырганда "Йолдызчык" һәм "Умырзая"ның сәхнә осталыгы күзгә күренеп арткан, грим, костюмнар да яхшы", - диделәр безнең яшь артистлар турында. Кайсы коллективның финалга эләгәсе әлегә билгеле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев