Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: минималь хезмәт хакы турында

2018 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь айлык хезмәт хакы 9489 сум тәшкил итә.

Россия Хезмәт кодексы нигезендә, хезмәт вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм эш нормасын үтәгән хезмәткәрнең айлык эш хакының гомуми суммасы (өстәп түләүләрне, премияләрне һ.б. кертеп) минималь хезмәт хакының билгеләнгән күләменнән түбәнрәк булырга тиеш түгел. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә минималь айлык хезмәт хакын (9489 сум) түләүне таләп итмичә, хезмәт закончалыгын бозуга юл куйган җитәкчеләр административ җаваплылыкка тартыла.

Әгәр хезмәткәр айлык эш вакыты нормасын һәм хезмәт вазыйфаларын тулысынча үтәп тә, аңа эш хакы минималь айлык хезмәт хакыннан кимрәк түләнсә, үзенең хезмәт хокукларын яклау максатында ул Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратурага мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев