Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрендә кошларга багышланган экологик атналык барышында 107 сыерчык оясы ясалган

"Кошлар турында кайгыртыйк" дигән экологик атналык барышында район мәктәпләрендә 107 сыерчык оясы ясалган.

Әлеге акция "Эко-яз" республика конкурсы һәм 1 апрельдә билгеләп үтелгән Халыкара кошлар көне уңаеннан оештырылган. Кошларга оя ясау эшендә укучылар һәм укытучылар да, ата-аналар да катнашкан. Базарлы Матак, Чуаш Кичүе, Түбән Әлки урта мәктәпләрендә аеруча күп оялар ясап куйганнар. Шулай ук элекке оялар чистартылган, төзәтелгән. Кайбер авылларда бу игелекле эшкә балалар бакчалары да кушылган. Атналык барышында кошлар турында класс сәгатьләре үткәрелгән, рәсем бәйгеләре оештырылган. Ә сыерчык оялары ясау әле дә дәвам итә, дип хәбәр иттеләр безгә район мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев