Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрендә “Мәрхәмәтле Татарстан” айлыгы үтте

Мәрхәмәтле, игелекле булу кыенмыни?

Бар кешелек дөньясы шундый булса, планетабыз тагын да ямьләнер, бер-беребезгә сокланып, килешеп кенә яшәр идек. Юк шул, телевизор, компьютер, телефон заманында андый булу авыррак икән. Бу мәсьәлә күпләрне борчый, шул исәптән ата-аналарны, укытучыларны да. Әле менә мәктәпләрдә "Мәрхәмәтле Татарстан" айлыгы үткәрелде. Шул уңайдан оештырылган чараларның берсенә лаеклы ялдагы укытучыларны - Роза Родионованы һәм мине чакырдылар. Икебезнең дә оныкларыбыз Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 3 а сыйныфында укыйлар, үзебез дә биредә укытып лаеклы ялга чыктык.

Роза Разаковна, билгеле инде, элекке биология укытучысы буларак, кошларга, хайваннарга, гомумән, табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген сөйләде.

-Изгелекнең берсен дә кечкенә дип санама. Чишмә янына килгән кешегә савытың белән су алып биреп булса да яхшылык эшлә,-дип дәвам иттем мин. -Үзгәрүне иң беренче үзеңнән башла. Дәү әниеңә, дәү әтиеңә матур сүзләр әйт, аларга булыш, аларны хөрмәт ит.

"Бер игелегең ун изгелек булып кайтыр", "Изгелек җирдә ятмый" дигән татар халык мәкальләре бар. Әкиятләрдән, хикәяләрдән шул мәкальләргә туры килүче өзекләр китерүне балалар дикіать белән тыңладылар, үз тормышларыннан да күп мисаллар китерделәр.

Әйдәгез, бер-беребезгә матур сүзләр әйтик, игътибарлы булыйк, мохтаҗларга ярдәм итик, дигән нәтиҗәгә килеп, бергә фотога төштек. Балалар безгә җырлап күрсәттеләр, үзләре ясаган бүләкләрне бирделәр. Олылар һәм сабыйларны берләштереп яңа изгелеккә юл салган өчен укытучы Алия Шәфиевага рәхмәт.

Асия Сәлахова.

Базарлы Матак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев