Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрендә яңа уку елы башланды

Белем көнендә Чуаш Кичүендә яшәүче Андрей һәм Наталья Дормидонтовларның өч балалары мәктәпкә укырга барды. Добрыня - 9 нчы сыйныфка, Аэлита - 7 нчегә һәм Анюта - 2 нчегә. Әлеге гаиләдә барысы алты бала үсә. Ә районыбызның 20 гомумбелем мәктәбенә 1 сентябрьдә 2078 укучы килде. 261 малай һәм кыз беренче сыйныф...

Белем көнендә Чуаш Кичүендә яшәүче Андрей һәм Наталья Дормидонтовларның өч балалары мәктәпкә укырга барды. Добрыня - 9 нчы сыйныфка, Аэлита - 7 нчегә һәм Анюта - 2 нчегә. Әлеге гаиләдә барысы алты бала үсә.

Ә районыбызның 20 гомумбелем мәктәбенә 1 сентябрьдә 2078 укучы килде. 261 малай һәм кыз беренче сыйныф укучылары булдылар.

Әле яңарак кына зурдан кубып 100 еллыгын үткәргән Чуаш Кичүе урта мәктәбендә Белем бәйрәме. Биредә быел 78 бала белем алачак. Гасырлык тарихы булган уку йортына балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны тәбрикләргә кунаклар да күп килгән иде.

Иң элек мәктәпкә тантанага җыелган бар халыкны Белем көне белән район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул бу мәктәпнең районда абруйлы белем учагы булуын билгеләп үтте, яңа уку елында аның тагын да күркәмрәк күрсәткечләргә ирешүен теләде. Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Айрат Әхмәдишин һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов чыгышларында да кайнар котлаулар, матур теләкләр күп яңгырады.

Быел Чуаш Кичүе мәктәбендә алты бала беренче сыйныфка килде. Аларны бу истәлекле вакыйга белән котлап, район башлыгы һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм өлкән сыйныфлар укучыларыннан бүләкләр тапшырылды. Беренчегә килүче балалар да олыларны буш итмәделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр.

...Менә беренче кыңгырау чыңлады. Мәктәп янә укучыларның күңелле шау-шуына күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев