Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Наил Гыйззәтуллин кубогы футболчыларны җыя

Футбол дөньясында билгеле шәхес, Түбән Кама "Нефтехимик" футбол командасы директоры Наил Гыйззәтуллин районыбызда үз кубогына кече футбол буенча ярышлар үткәрә. Район балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең футбол буенча алыштыргысыз тренеры Рифкать Сәгъдиев безгә әнә шул хакта хәбәр итте. Мондый бәйгенең районыбызда үтүе очраклы түгел, Наил Гыйззәтуллин бит Базарлы Матакта туып...

Футбол дөньясында билгеле шәхес, Түбән Кама "Нефтехимик" футбол командасы директоры Наил Гыйззәтуллин районыбызда үз кубогына кече футбол буенча ярышлар үткәрә.

Район балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең футбол буенча алыштыргысыз тренеры Рифкать Сәгъдиев безгә әнә шул хакта хәбәр итте. Мондый бәйгенең районыбызда үтүе очраклы түгел, Наил Гыйззәтуллин бит Базарлы Матакта туып үскән егет.

Кече футбол ярышлары "Алинә" универсаль спорт залында 31 мартта узачак. Рифкать Сәгъдиевтә күнегүләр алган Ленар Гыйльманов ярышка Казаннан үз командасы белән кайтачак. Шулай ук "Альтат", "Актай", ДЮСШ командалары бәйгедә көч сынашачак. Ярышларга якташыбыз, ике тапкыр РСФСРның иң әйбәт хөкемдары исемен яулаган Наил Гыйззәтуллинның да кайтуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев