Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы әниләренә Казаннан “Варвара” ансамбле искиткеч концерт бүләк итте

26 ноябрьдә район мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан тирән эчтәлекле концерт булды.

Зал тулы тамашачыларны Әниләр бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов кайнар котлады. "Әниләр - иң кадерле кешеләребез. Берничә еллар элек мин Салманда балалар сыендыру йортында эшләдем. Андагы балаларның әниләре бик үк тәртипле түгелләр, билгеле. Шулай да ул сабыйлар "минем әни", "сөекле әнием", дип өзелеп торалар иде",-ди ул.

Казаннан килгән Алиса Мамина җитәкчелегендәге "Варвара" ансамбле тамашачыларга бик күңелле, мәгънәле, тирән эчтәлекле җырлардан торган концерт бүләк итте. Биредә без төрле нәфис фильмнардан җырлар, татар һәм рус телләрендәге көйләрне тыңлап хозурландык. Халык һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Артистларга рәхмәт хисләрен белдереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев