Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы паркларында даими төстә дискотекалар оештырыла

Базарлы Матактагы Ана даны һәм Геройлар паркларында шимбә-якшәмбе көннәрендә дискотекалар оештырыла. Район үзәгендә берничә ел элек төзелгән парклар халыкның яратып йөри торган ял урынына әйләнеп бара. Балалар анда иртәдән кичкә кадәр спорт һәм уен мәйданчыкларында мәш киләләр. Олылар күбесенчә эштән соң дус-танышлар белән очрашып, сөйләшеп-гәпләшеп утырырга яраталар. Паркларда оештырыла торган...

Базарлы Матактагы Ана даны һәм Геройлар паркларында шимбә-якшәмбе көннәрендә дискотекалар оештырыла.

Район үзәгендә берничә ел элек төзелгән парклар халыкның яратып йөри торган ял урынына әйләнеп бара. Балалар анда иртәдән кичкә кадәр спорт һәм уен мәйданчыкларында мәш киләләр. Олылар күбесенчә эштән соң дус-танышлар белән очрашып, сөйләшеп-гәпләшеп утырырга яраталар. Паркларда оештырыла торган төрле чараларга да халык шактый җыела.

Әлегә кадәр мәдәният хезмәткәрләре Ана даны һәм Геройлар паркларында көн саен яшьләр өчен бию кичәләре үткәрделәр. Хәзер ике паркта чиратлап ял көннәрендә дискотекалар оештыралар. Тыл хезмәтчәннәре скверында да берничә мәртәбә бию кичәләре булды. Җылы җәйге кичләрдә яшьләр саф һавадагы мондый күңел ачу чараларына теләп киләләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев