Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы паркларында “Диварсыз китапханә” оештыралар

Район үзәк китапханәсе паркларда "Ачык һавада уку залы" , "Диварларсыз китапханә" оештыруны гадәткә кертте.

Күптән түгел Базарлы Матакның үзәк паркында китапханәчеләр шундый чара үткәрде. Паркта сәламәт яшәү рәвешенә багышланган тематик күргәзмә әзерләнгән иде. Укырга яратучыларга яңа китаплар, газета-журналлар да тәкъдим ителде. Китапханә витриналары янына килеп китаплар белән кызыксынучылар, сораулар бирүчеләр байтак булды. Паркта шулай ук күренекле татар драматургы, репрессия корбаны Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлап, аның иҗаты буенча блиц-викторина үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев