Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы педагоглары Казанда районыбыз данын яклап чыгыш ясаячаклар

"Кеше тәрбияләү" дигән исем астында республикада мәгариф хезмәткәрләренең зур бәйгесе дәвам итә.

Район турларында җиңгән укытучылар, тәрбиячеләр инде зона ярышларында осталыкларын күрсәттеләр. Аксубайда үткән шундый конкурслардан безнекеләр дә призлы урыннар алып кайттылар. Балалар иҗаты йорты педагогы Ильяс Идиятуллин, агачны сәнгатьле эшкәртү түгәрәге җитәкчесе, үз номинациясендә икенче урын яулады. Базарлы Матак мәктәбенең 5 нче сыйныф җитәкчесе Алинә Сафина өченче урында. "Тәрбия өлкәсендә иң яхшы җитәкче" номинациясендә Нәби Дәүли исемендәге гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Әлфия Шагалиева шулай ук икенче урынга лаек булган.

Педагогларыбызны алда яңа сынаулар көтә: алар апрель аенда Казанда район данын яклап чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев