Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы пенсионерлары республика Спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады

Әлки пенсионерлары командасы республика Спартакиадасында 31 районарасында җиденче урынны алды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган Спартакиада май ахырында Казанда узды. Анда районыбыз данын яклап 10 пенсионер көч сынашты. Ир-атлар арасында дартс буенча Әнәс Вәлиев (Базарлы Матак) икенче урынны алды. Спортның бу төрендә Түбән Әлкидән Рәмзия Галәветдинова да бик...

Әлки пенсионерлары командасы республика Спартакиадасында 31 районарасында җиденче урынны алды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган Спартакиада май ахырында Казанда узды. Анда районыбыз данын яклап 10 пенсионер көч сынашты. Ир-атлар арасында дартс буенча Әнәс Вәлиев (Базарлы Матак) икенче урынны алды. Спортның бу төрендә Түбән Әлкидән Рәмзия Галәветдинова да бик әйбәт нәтиҗә күрсәтте-ул республикада өченче булды. Өлкәннәребез йөзү буенча да сынатмады - 50 метрлы дистанцияне 11 нче булып уздылар. Йөзүдә районыбыз пенсионерлары арасында Татьяна Горбуновага (Базарлы Матак) һәм Әнәс Вәлиевкә тиңнәр юк. Шуңа алар һәр елны спортның бу төре буенча район данын яклыйлар. Йөзү буенча эстафетада да безнең өлкәннәр (2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз) сынауны уңышлы үттеләр.

400 метрга йөгерүдә Иске Матактан Михаил Падюшевның күрсәткечләре бик әйбәт булды. Тенниста шул ук авылдан Галина Исаева, Базарлы Матактан Илшат Фәхриев уңышлы чыгыш ясадылар. Ату ярышында Резидә Гатауллина (Базарлы Матак) осталык күрсәтте. Җиңел атлетика буенча катнаш эстафетада районыбызның сигез кешелек командасы икенче урынны яулады. Монда Әнвәр Галимов, Людмила Корнеева, Николай Ефимов (барысы да Базарлы Матактан) җитезлек һәм өлгерлек күрсәттеләр.

Уңышлы чыгышлар өчен районыбыз командасы дипломга, кубокка, призларга ия булды. Әнәс Вәлиев белән Рәмзия Галәветдиновага исә көмеш һәм бронза медальләр тапшырылды.

Рәйсә Хәбибуллина,

Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев