Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуратурасы җиңел сәнәгать продукциясе җитештерү һәм әйләнешен көйләүче закончалыкны бозу фактларын ачыклады

Район прокуратурасы "Олимп" сәүдә йортында һәм "Алыпхан" сәүдә үзәгендә җиңел сәнәгать продукциясе җитештерү һәм әйләнешен көйләүче законнарның үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында хосусый эшмәкәрләр Н.Гадиева, И.Минибаева, Г.Низамова, Г.Гыйматдинованың балалар һәм үсмерләр өчен продукцияне Таможня берлегенең "Балалар һәм үсмерләр өчен продукциянең хәвефсезлеге турында" Техник регламентын бозып сатулары ачыкланды. Алар сатып алучыларга тәкъдим...

Район прокуратурасы "Олимп" сәүдә йортында һәм "Алыпхан" сәүдә үзәгендә җиңел сәнәгать продукциясе җитештерү һәм әйләнешен көйләүче законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында хосусый эшмәкәрләр Н.Гадиева, И.Минибаева, Г.Низамова, Г.Гыйматдинованың балалар һәм үсмерләр өчен продукцияне Таможня берлегенең "Балалар һәм үсмерләр өчен продукциянең хәвефсезлеге турында" Техник регламентын бозып сатулары ачыкланды. Алар сатып алучыларга тәкъдим иткән товарларның күпчелегендә тиешле маркировка юк, продукциянең техник регламент таләпләренә туры килүен бәяләү үткәрелмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча алда аталган хосусый эшмәкәрләргә, ачыкланган җитешсезлекләрне төзәтергә кушып, күрсәтнамәләр юлланды.

Әнвәр Шакиров,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев