Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуроры Руслан Гыйзәтов наркотик матдәләр исемлегенә үзгәрешләр кертелү турында хәбәр итә

Россия Хөкүмәтенең наркотик матдәләр әйләнешенә контрольлек итү мәсьәләсе буенча кайбер актларына үзгәрешләр кертелде.

Россиядә әйләнеше тыелган наркотик матдәләр, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары исемлегенең "Наркотик матдәләр" бүлегенә (I исемлек) О-(адамантан-1-ил)-1-пентил-1Н-индазол-3-карбоксилат, 1-(1Н-индол-3-ил)-3,3,4-триметил-пент-4-ен-1-он,3-(2,2,3,3-тетраметилцикл опропанкарбонил) индол, 4-хлор-N-(1-фенэтилпиперидин-2-илиден) бензолсульфонамид матдәләр һәм алардан эшләнгән әйберләр кертелә. Бу психоактив матдәләр синтетик каннабиноидларга керә.

Бу матдәләрнең законсыз әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгына тарту максатында аларның шактый күп, эре һәм аеруча эре күләмнәре каралган.

Шул рәвешле, әлеге психоактив матдәләрне сатып алу, саклау һәм сату закон белән тыела, һәм мондый гамәлләр өчен административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев