Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Үргәгар авылына савым сыерлары кайтарыла башлады

Үргәгар авылында терлекчелек фермасы эшли башлады. Терлекләрдә туберкулез чире табылгач, берничә авылда, шул исәптән Үргәгардә дә, фермалар ябылган иде. Бу зәһәр йогышлы чир эзләрен юк итү өчен катгый чаралар күрү кирәк иде. Шуңа биредә берничә ай буе терлекләр асралмады. Халык эшсез калды. Әмма терлекчелек корпусларын ремонтлау дәвам итте. Димәк, алга...

Үргәгар авылында терлекчелек фермасы эшли башлады.

Терлекләрдә туберкулез чире табылгач, берничә авылда, шул исәптән Үргәгардә дә, фермалар ябылган иде. Бу зәһәр йогышлы чир эзләрен юк итү өчен катгый чаралар күрү кирәк иде. Шуңа биредә берничә ай буе терлекләр асралмады. Халык эшсез калды. Әмма терлекчелек корпусларын ремонтлау дәвам итте. Димәк, алга таба "Кызыл Шәрык-Агро" фермаларына янә маллар китереләчәк дигән өмет яшәде. Менә берничә көн элек Үргәгардәге ремонтланган корпуска савым сыерлары кайтарыла башлады. Әлегә 30 сыер кайтты. Алар инде ремонтланган, яңа җиһазлар куелган корпуста савыла да. Биредә барысы 150 сыер булачак. Тора-бара авылдагы башка терлекчелек биналары да ремонтланып, алар маллар белән тутырылачак дигән ышаныч бар. Димәк, авыл халкы эшле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев