Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә яшәүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында кеше үлеменә китергән авария чыгарган өчен хөкем ителде

Район прокуратурасы Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек егеткә карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд әлеге бәндәне РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсе 3 бүлеге буенча - юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеме китереп чыгаруда - гаепле дип тапты.

Суд эскәмиясенә утырган егет 2016 елның 16 августында төнлә Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлының Әлки районындагы 75 нче километрында машинада барганда авария чыгара. Автомобиль белән идарә иткәндә ул саклык чаралары күрмәгән һәм хәвефсез юл хәрәкәтен тәэмин итүче тизлек сайламаган. Шулай ук алда баручы транспорт чарасы белән ике арада хәвефсез дистанцияне сакламаган. Болай ул юлдагы бүтән машиналар өчен дә куркыныч тудырган. Шул рәвешле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас рәвештә бозып, юлда туган хәлгә игътибарсыз булып, машинасы белән алда хәрәкәт итүче тракторга бәрелгән. Нәтиҗәдә машинаның арткы утыргычындагы хәвефсезлек каешы каптырылмаган пассажир хатын-кыз авыр җәрәхәтләр алган һәм район үзәк хастаханәсендә үлгән.

Суд җинаятьчене 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Ул шулай ук 1 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Әнвәр Шакиров,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев