Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси хуҗалыкларның кош-корт бәбкәләре сатып алу чыгымнарына субсидия бирелә

Республикада быел да шәхси хуҗалыкларның кош-корт бәбкәләре сатып алу чыгымнарының бер өлеше өчен субсидия түләнә.

Ул бер каз һәм күркә бәбкәсенә - 100 сум, үрдәк бәбкәсенә -80 сум, бройлер чебиенә 30 сум исәбеннән бирелә. Шул ук вакытта субсидия күләме кош-корт сатып алу бәясенең (транспорт чыгымнарыннан тыш) яртысыннан артык була алмый. Субсидия түләүнең кайбер шартлары да бар. Моның өчен бәбкә-чебиләрне Татарстан территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан алу зарур. Кошлар бер айдан зуррак булырга тиеш түгел. Шәхси хуҗалык сатып алган кош-кортның саны 50 дән 100 башка кадәр булу һәм аларны билгеле бер вакыт дәвамында (бройлерлар һәм үрдәкләр - 2 ай, казлар һәм күркәләр - 4 ай) асрау мөһим.

Субсидия алу өчен кирәкле документларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев