Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы сәламәтлек саклау системасы зур югалту кичерде. Әнвәр Мөгамбәр улы Кәтиев 71 нче яшендә вафат булды

Әлки районы сәламәтлек саклау системасы зур югалту кичерде

- Яңа Салман табиблык амбулаториясе гомумпрактика табибы, "Ак чәчәкләр" республика бәйгесе җиңүчесе, Татарстанның атказанган табибы Әнвәр Мөгамбәр улы Кәтиев 71 нче яшендә вафат булды.

Кәтиев Әнвәр Мөгамбәр улы

Район сәламәтлек саклау системасы зур югалту кичерде. Яңа Салман табиблык амбулаториясе гомумпрактика табибы, "Ак чәчәкләр" республика бәйгесе җиңүчесе, Татарстанның атказанган табибы Әнвәр Мөгамбәр улы Кәтиев 71 нче яшендә вафат булды.

Әнвәр Кәтиев 1947 елның 17 августында Татарстанның Баулы районы Ютазы авылында дөньяга килә. Урта мәктәптән соң Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый һәм 1972 елда Баулы районында санитар табиб булып эшли башлый. 1974 елда Азнакай район үзәк хастаханәсенә табиб-методист итеп күчерелә.

1977 елда Әнвәр Мөгамбәр улы хезмәт эшчәнлеген районыбыз сәламәтлек саклау системасында дәвам итә. Шул елның май аеннан ул Яңа Салман участок хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире булып эшли башлый. 1989 елда әлеге хастаханәнең баш табибы итеп билгеләнә.

Яңа Салман участок хастаханәсе табиблык амбулаториясе итеп үзгәртелгәч, 1999 елдан 2002 елга кадәр Әнвәр Кәтиев аның баш табибы, ә 2006 елдан гомуми практика табибы булып эшләде.

2013 елда Әнвәр Мөгамбәр улы "Ак чәчәкләр" республика бәйгесендә катнашты һәм "Ел табибы" номинациясендә җиңү яулады. Шул ук елда Татарстан Президенты Указы белән аңа "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде.

Әнвәр Кәтиев 45 ел дәвамында кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлеге сагында торды. Ул тән сырхауларын гына дәваламады, Әнвәр Мөгамбәр улы кеше күңелләренә шифа бирүче доктор иде. Балачактан кулыннан гармун төшмәгән талант иясе гомере буе баяныннан аерылмады. Табигать аны искиткеч музыкаль сәләт белән бүләкләгән иде. Музыка коралларында оста уйнавы, озын моңлы халык җырларын да, күңелле дәртле көйләрне дә күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп башкаруы белән ул җан яраларын дәвалый, рухны күтәрә иде. Бер сүз белән әйткәндә, баянчы Әнвәр Кәтиевне тамашачылар яхшы белә иде. Ул бик күп концерт-тамашаларда катнашып, кешеләргә ял һәм ләззәтле минутлар бүләк итте, күп санлы бәйгеләрдә һәм смотрларда районыбыз данын яклады, җиңүләр яулады.

Әнвәр Кәтиев үз хезмәтен югары профессиональ осталык һәм намус белән башкаручы, кешеләр сәламәтлеген саклауга зур җаваплылык белән караучы табиб иде. Озак еллар эшләве дәверендә район үзәк хастаханәсе администрациясе, район җитәкчелеге тарафыннан аның адресына бер генә кисәтү дә булмады.

Нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен Әнвәр Кәтиев күп тапкырлар район баш табибы рәхмәтенә, Әлки муниципаль районы башлыгының һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булды.

Хезмәттәшебез Ә.М.Кәтиевнең вафаты сәбәпле кайгы кичерәбез, туганнарының һәм якыннарының хәсрәтен ихластан уртаклашабыз. Аларга бу зур югалту ачысын кичерүдә сабырлык һәм түземлек телибез.

Район үзәк хастаханәсе администрациясе һәм профкомы, хезмәттәшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев