Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы суды аеруча зур күләмдә акча талауда гаепләнүче ир-атка карата хөкем карары чыгарды

Әлки район суды акча талауда гаепләнүче Әкрәм Караевка карата җинаять эшен карады.

Әлеге җинаять узган елның җәендә Базарлы Матакта була. Ә. Караев танышлары С. һәм Г. белән күрше районнан Әлкигә киләләр. С. белән Г. ниндидер алыш-бирештән юнәткән 1 миллион 208 мең сум акча купюраларының чынлыгын тикшереп карарга уйлыйлар. Шул ният белән әлеге бәндәләр өчәүләп Базарлы Матактагы бер кибеткә керәләр һәм шундагы банкнот детекторында акчаларның ялган түгелме икәнлеген тикшерүне сорыйлар. Кайсыдыр мәлдә акчалар Караев кулына эләгә һәм ул, Г.ны этеп җибәреп, кибеттән чыгып кача. Артыннан эзәрлекләп карасалар да, җинаятьче урланган акчалар белән күздән югалып өлгерә.

Җинаятьне тикшерү барышында район хокук саклау хезмәткәрләре Караевның Башкортстан кешесе булуын ачыклыйлар. Никадәр генә эзен җуярга тырышса да, җинаятьче гадел хөкемнән котылып кала алмады. Күрше республикада кулга алынып, ул район суды каршына басты.

Судта Әкрәм Караев үзенең гаебен өлешчә таныды. Район суды аны РФ Җинаятьләр кодексының 161 маддәсе 3 бүлеге "б" пунктында каралган җинаять кылуда - кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган көч кулланып, аеруча зур күләмдәге чит мөлкәтне талауда - гаепле дип тапты. Бу аеруча авыр төрдәге җинаять санала. Караев 4 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Җәза срогын ул каты режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.

Суд карары әле законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев