Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы суды велосипедчыны таптаткан машина йөртүчене хөкем иткән

Узган елның 14 октябрендә Түбән Әлки-Югары Колчурино автоюлында җиңел машина бәрдерү нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге велосипедчының гомере өзелгән иде. Район суды бу атнада әлеге җинаять эшен карады.

Фаҗига китереп чыгарган "ВАЗ-21063" автомобиле белән 61 яшьлек Р.Зарипов идарә иткән. Тәүлекнең караңгы вакытында - иртәнге якта ул шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче велосипедчыны бәрдерә. Авыр җәрәхәтләр алган велосипедчы район үзәк хастаханәсендә вафат була. Әлеге җинаять буенча хөкем карары чыгарганда суд Р.Зариповның яшәү урынында бары тик уңай яктан бәяләнүен, моңа кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен күп бозмавын, беренче мәртәбә җинаять җаваплылыгына тартылуын, өлкән яшьтә булуын, сәламәтлеге торышын игътибарга алган һәм реаль иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләмәгән.

Шулай да, Р.Зариповның юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас рәвештә бозуын, моның авыр нәтиҗәләргә китерүен исәпкә алып, суд аны бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарган. Зарипов шулай ук бер елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Бу хакта безгә судья ярдәмчесе Лилия Шәфикова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев