Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы талпан кадалу куркынычы аеруча зур булган төбәк санала

Татарстанда талпан тешләп медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр байтак.

Белгечләр әйтүенчә, быел алар узган ел белән чагыштырганда иртәрәк - 12 апрельдә уянган. Талпаннар республикада шактый кешегә зыян салырга да өлгергән инде. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Татарстанның 30 төбәгендә, шул исәптән безнең Әлки районында талпан кадалу хәвефе аеруча зур икән. Бу кечкенә бөҗәк кешегә энцефалит һәм боррелиоз кебек гаять куркыныч авырулар йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә алардан саклану чараларын күрү зарур. Талпан күбесенчә үзенең "корбанын" биек үләндә көтеп тора, дип кисәтә белгечләр. Табигатькә чыкканда, урманга барганда талпан тәнгә үтеп керә алмаслык итеп киенергә кирәк. Урманда булып кайткач һичшиксез бөтен тәнне җентекләп тикшерү мәслихәт. Талпан кадалган булса, ярдәм сорап медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү хәерле. Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов әйтүенчә, бездә быел талпан кадалып медицина учреждениеләренә килүчеләр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев