Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы тамашачылары “Татар Кино” иҗат төркеме белән очраштылар

"Колос" кинотеатрында Татарстанда төшерелгән кыска метражлы өч фильмны тамашачыларга тәкъдир итү булды.

Нәфис фильмнарны районыбыз кино сөючеләренә тәкъдим итәргә килгән иҗат делегациясе составында кинорежиссер Илшат Рәхимбай, оператор ассистенты, музыкант Илнар Фатыйхов, продюсер, актер Марсель Тимофеев, "Татар Кино" методисты Эльмира Бәйрәмова бар иде.

Иң элек тамашачыларга кыска метражлы "Гастарбайтер", "Ышанмыйм", "Күз алдына китер" фильмнары күрсәтелде. Тамаша залында күбрәк яшьләр иде. Хәер, фильмнар да нигездә яшьләр аудиториясенә күз тотып төшерелгәнгә охшаган. Нәфис фильмнар татар һәм рус телләрендә.

Бер тында өч кино карагач, аларны дөньяга чыгаручылар фильмнар өчен әсәрләрне сайлап алу, аларны төшерү хакында сөйләделәр. Гомумән, тамашачылар өчен бу әңгәмә кызыклы һәм мавыктыргыч булды. "Шундый яңа фильмнар белән сезне тагын көтеп калабыз", диделәр. "Безнең хезмәтебезгә шуннан да олы бәя була алмый", диде моңа каршы иҗат төркеме вәкилләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев