Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Татмедиа” АҖнең “Язылган өчен телевизор!” акциясендә катнашып җылы юрган откан Шәүкәт Фәтхетдиновка бүләге тапшырылды

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үткәргән "Язылган өчен телевизор!" акциясендә катнашып, район урман хуҗалыгы хезмәткәре Шәүкәт Фәтхетдинов зур җылы юрган откан иде.

2018 елның беренче яртыеллыгына "Татмедиа" басмаларына язылу нәтиҗәләре буенча үткәрелгән әлеге акция бүләкләрен уйнатуда районыбыздан биш әбүнәче катнашты. Алар арасыннан Базарлы Матакта яшәүче Шәүкәт Фәтхетдиновка бәхет елмайды. Шәүкәтне редакциягә чакырып, бөтен коллектив алдында без аңа тантаналы төстә "Татмедиа" призын тапшырдык. Ул бүләк өчен рәхмәт әйтте һәм гаиләләре белән газета укырга яратулары хакында сөйләде.

-Без үскәндә әти-әни газета-журналларны күпләп яздыра иде. Хәзер үзебезнең гаиләдә дә шул традицияне дәвам итәбез. Җәмәгатем Гөлнур да, үзем дә укырга бик яратабыз. Район газетасын да, республика басмаларын да алдырабыз. Кичләрен эштән кайткач көндәлек почтаны караштырып, газеталар укып алмасаң, нәрсәдер җитми кебек. Киләсе яртыеллыкка да, һичшиксез, дүрт-биш газета-журналга язылачакбыз,-ди Шәүкәт.

Карга авылында яшәүче Гөлсинә Галиуллина исә иң актив (иң зур суммада матбугат басмаларына язылучы) әбүнәче буларак "Татмедиа"ның кызыксындыру бүләгенә ия булды. Һәр подписка чорында газета-журналларга күпләп язылучы Гөлсинә ханым да бүләкне рәхмәт сүзләре белән кабул итте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге акциядә катнашу өчен "Татмедиа"ның ким дигәндә өч басмасына тулы алты айга язылырга һәм язылу квитанцияләрен Казанга юлларга кирәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев