Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Кәчи төп гомумбелем мәктәбе укучысы Ольга Толстова финанс белемлелеге буенча республика бәйгесенең “Иншалар һәм тарихлар” номинациясендә өченче урын алды

Түбән Кәчи төп гомумбелем мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ольга Толстова финанс белемлелеге буенча республика бәйгесенең "Иншалар һәм тарихлар" номинациясендә өченче урын алды.

Татарстанда мәктәп укучылары арасында финанс белемнәре буенча бәйге дүртенче мәртәбә үткәрелде. Ул өч номинациядә оештырыла. Быел бәйгедә 28 районнан 87 мәктәп катнашкан. Үз эшләрендә укучылар бүгенге гаилә бюджетын ничек күзаллауларын тасвирлаганнар, "тере" акча һәм банк карталары белән ничек дөрес эш итәргә, кырыкалдарлар корбаны булмаска кирәклеге турында үз фикерләрен әйткәннәр. Ольга Толстованың иҗади эше 13-17 яшьлекләр төркемендә иң яхшылардан дип табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев