Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы террорга каршы комиссия утырышында 18 мартта булачак Россия Президентын сайлауны хәвефсез үткәрү хакында сүз барды

Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы күп кеше катнашындагы чараларны, аерым алганда, 18 мартта булачак Россия Президентын сайлауны тыныч, имин үткәрү мәсьәләләренә багышланды.

Комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчеләр, вазыйфаи затлар алдына җитди бурычлар куйды:

-Бу атнаның якшәмбесендә булачак Россия Президентын сайлауны бәла-казасыз үткәрү өчен саклык, иминлек мәсьәләләре турында алдан ук кайгыртырга кирәк. Сайлау участокларының һәркайсында, полиция хезмәткәрләреннән тыш, ирекле халык дружиначылары да кизү торырга тиеш,-дип басым ясады ул.

Россия Эчке эшләр министрлыгының (МВД) Әлки районы бүлекчәсе җитәкчесе Вячеслав Яковлев та, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, саклык чараларына игътибарны киметергә ярамавын искәртте:

-Нинди генә бәйрәм яисә эшлекле чара үткәрелмәсен, кешеләр иминлеге һәм сәламәтлеге беренче урында булырга тиеш,-диде ул. -Ә сайлау көнне барлык тавыш бирү биналарында полиция хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен һәм иминлекне саклаячак.

Утырышта район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев, район благочинные Андрей Зиньков та чыгыш ясадылар. Саклык чараларына дин йортларында да зур әһәмият бирелә.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да иминлек, уяулык турында һич тә онытырга ярамый. Александр Никошин белем учреждениеләрендә укучылар белән даими рәвештә өйрәнүләр уздыру зарурлыгына басым ясады. Ә инде мәдәният йортларында уза торган чараларда хәвефсезлек мәсәьәләләре хакында утырышта әлеге тармак җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина хисап тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев