Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы туган як тарихы музее хезмәткәре Рамилә Галиева: “Район тормышын газетадан башка күз алдына да китерә алмыйм”

Халыкның нормаль яшәеше өчен хастаханә, мәктәпләр ничек кирәк булса, район газетасы да шул дәрәҗәдә үк мөһим, дип уйлыйм мин. Район газетасын кечкенәдән укып үстем. Әти-әнием аны гомер буе өйгә алдырдылар. Үзем гаилә корып яши башлагач та беренче чиратта "Әлки хәбәрләре"нә язылам. Без аны кулдан-кулга йөртеп укыйбыз - үзем дә, ирем...

Халыкның нормаль яшәеше өчен хастаханә, мәктәпләр ничек кирәк булса, район газетасы да шул дәрәҗәдә үк мөһим, дип уйлыйм мин.

Район газетасын кечкенәдән укып үстем. Әти-әнием аны гомер буе өйгә алдырдылар. Үзем гаилә корып яши башлагач та беренче чиратта "Әлки хәбәрләре"нә язылам. Без аны кулдан-кулга йөртеп укыйбыз - үзем дә, ирем дә, дүртенче сыйныфтагы кызым да. Хезмәт урыныбызда район газетасы - алыштыргысыз кулланма. Район турындагы бик күп мәгълүматларны шуннан алабыз. Районыбыз тарихы "Әлки хәбәрләре"ндә язылып бара бит. Өйдә дә барлык яңалыкларны газетадан укып беләбез. Андагы рекламадан да бик файдаланабыз. Үзебез дә белдерүләр бирәбез, берәр нәрсә сатып аласы булса я суыткычмы, телевизормы ватылса, кирәкле телефон номерын тизрәк газетадан эзлибез.

Һич арттырусыз әйтәм: газетадан башка район яши алмас кебек. Ә газета яшәсен өчен безгә аның белән бергә булырга, ягъни һәр яртыеллыкта аңа язылырга кирәк. Бүген, бәяләр артып торган заманда, 600 сумга кибеттән нәрсә генә алып була соң? Ә "Әлки хәбәрләре"нә язылсаң, алты ай буе район газетасы, аның белән бергә "Атна вакыйгалары" кушымтасы да өйгә килеп тора - рәхәтләнеп укы гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев