Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: төзәтү эшләре җәзасын тиешенчә үтәмәгән өчен Базарлы Матак авылы кешесе ирегеннән мәхрүм ителде

Хокукый дәүләт үсешенең хәзерге чорында төрле хокук бозулар өчен иректән мәхрүм итү җәзасын куллану кими бара.

Алар урынына җәзаларның альтернатив төрләре киң кулланыла. Төзәтү эшләре - шуларның берсе. РФ Җинаятьләр кодексының 50 нче маддәсендә каралганча, төзәтү эшләре ике айдан ике елга кадәр срокка билгеләнә. Әлеге төр җәзага төп эш урыны булмаган кеше хөкем ителә.

Ә бит судның гаепләнүчене иректән мәхрүм итмичә, альтер­натив җәзага хөкем итүе - аның өчен зур шанс. Кеше иректә кала - бу инде үзе шатлык. Димәк, ул гаиләсеннән, күнегелгән тормыш рәвешеннән ае­рылмаячак. Хөкем карарын закон кушкан тәртиптә үтәп, ул гаебен төзәтә, дөрес юлга баса ала. Бер сүз белән әйткәндә, барысы да аның үзеннән тора.

Әмма, тәҗрибә күр- сәткәнчә, төзәтү эшләренә хөкем ителүчеләрнең күбесе әлеге җәзаны үтәүдән тай­чаналар. Алар үзләренә бирелгән мөмкинлекне файдаланмыйлар, хак юлга басарга тырышмыйлар.

Базарлы Матак авылын­да яшәүче Ф. 2017 елның маенда районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе 1 бүлеге буен­ча - балаларына алимент түләүдән усалларча тайчан­ган өчен хезмәт хакының 15 процентын дәүләт файда­сына тотып калу юлы белән 8 айга төзәтү эшләренә хөкем ителгән иде.

Судның төзәлергә шанс бирүенә сөенеп яшәргә генә бит югыйсә. Әмма Ф. алай уйламый, туры юлга басарга исәбендә дә юк. Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе аны хөкем срогын үтәргә "Кызыл Шәрык-Агро"ААҖнең Кар­га терлекчелек комплексы­на җибәргән иде. Аңа анда мөгезле эре терлекләр ка­рау вазыйфасы йөкләнде. Әмма комплекста эшли башлавының беренче көннәреннән үк Ф. хөкем срогын үтү кагыйдәләрен тупас бозды. Ул я эшкә исерек хәлдә килде, яисә бөтенләй хезмәт урынында күренмәде.

Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе хез- мәткәрләренең аның белән кат-кат сөйләшүләре, кисәтү ясаулары, закон таләпләрен тиешенчә башкармаганда төзәтү эшләренең катырак җәза белән алыштырылу ихти­малы хакында искәртүләре дә нәтиҗә бирмәде. Ф. тәртибен үзгәртергә, тө- зәлергә уйламады, безнең хезмәткәрләрнең сүзләренә колак салырга теләмәде. Ул җәза срогын тиешенчә үтүдән тайчануын дәвам итте, эшләргә теләмәде, эчеп-исереп йөрде. Яшәгән урынында да гел тискәре характерланды.

Башка чара калмагач, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе Ф.га карата төзәтү эшләрен иректән мәхрүм итүгә алыштыру хакында судка күрсәтнамә юллады.

Районның 1 нче суд уча­стогы җәмәгать судьясы әлеге күрсәтнамәне карап канәгатьләндерде. Ф. ике ай 15 көнгә ирегеннән мәхрүм ителде. Җәза срогын ул к о л о н и я - п о с е л е н и е д ә үтәчәк. Бәлки анда үзенең киләчәк язмышы хакында уйланып нәтиҗәләр ясар.

АЙРАТ ГИБАДУЛЛИН,

район җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең өлкән ин­спекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев