Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары – республика призерлары

Татарстанда Бөтенроссия "Укучылар үзидарәсе" программасы кысаларында узган "СОК. Бер команда бул" республика конкурсына йомгак ясалды.

Казанның 177 нче лицеенда конкурс финалына чыгучылар иң яхшы укучылар үзидарәсен ачыкладылар. Финал кысаларында Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, "Россия укучылары хәрәкәте" оешмасының башкаручы директоры Алиса Крюкова катнашында "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында 294 белем бирү учреҗдениесе катнашу теләге белдерсә дә, конкурс финалына алардан 22 команда гына чакырылган. Алар арасында Базарлы Матак мәктәбе активистлары Гүзәл Закирова, Энҗе Идиятуллина һәм оештыручы педагог Лилия Садыйкова да булган.

Финалга чыгучылар өч катлы сынау үткәннәр. Безнең кызлар бик әйбәт чыгыш ясап, мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев