Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары роботлар ясыйлар

Алабугада үткән робот техникасы буенча Бишенче республика ярышларында безнең укучылар призлы урыннар яуладылар. "Траектория" номинациясендә өлкән яшьтәгеләр арасында Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Айдар Гыйматдинов, Алмаз Сәлахов беренче урынга лаек булдылар (укучыларның тренеры Лилия Сафина). Шул ук номинациядә Базарлы Матак мәктәбеннән Инсаф Шәйдуллин өченче урында (укытучылары Гөлназ Шәйхетдинова). Укучылар конструктордан...

Алабугада үткән робот техникасы буенча Бишенче республика ярышларында безнең укучылар призлы урыннар яуладылар.

"Траектория" номинациясендә өлкән яшьтәгеләр арасында Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Айдар Гыйматдинов, Алмаз Сәлахов беренче урынга лаек булдылар (укучыларның тренеры Лилия Сафина). Шул ук номинациядә Базарлы Матак мәктәбеннән Инсаф Шәйдуллин өченче урында (укытучылары Гөлназ Шәйхетдинова). Укучылар конструктордан җыйган роботлар билгеләнгән траекторияне бер дә ялгышмыйча үткән.

Кече сыйныфлар укучылары арасында Базарлы Матак мәктәбе укучысы Ранил Шәмсетдинов икенче урынны алган. Аның укытучысы Рамилә Шәмсетдинова җитәкчелегендә ясаган һәм өйрәтелгән роботы "Мәктәпкә чиста юл" номинациясендә катнашкан. Исеменнән үк аңлашылганча, Ранил идарә иткән робот үз юлында очраган "чүп-чарны" җыештыра белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев