Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучысы Салават Әһлиуллин “мәдәни флешмоб” җиңүчесе булды

Башлангыч сыйныфлар укучылары арасында үткәрелгән "Укучының мәдәни көндәлеге" проектына йомгак ясалды. Башлангыч сыйныфлар укучылары ел дәвамында музейларга, төрле мәдәни урыннарга экскурсияләргә, спектакльләргә йөргәннәр һәм алган тәэсирләрен "Мәдәни көндәлек"кә теркәп барганнар. Экскурсияләрдә фотога төшеп, аларны сайтка урнаштырганнар. Бу эшләрдә аларга әти-әниләре дә ярдәм иткән. Инде менә мәдәни көндәлекләрен иң матур һәм...

Башлангыч сыйныфлар укучылары арасында үткәрелгән "Укучының мәдәни көндәлеге" проектына йомгак ясалды.

Башлангыч сыйныфлар укучылары ел дәвамында музейларга, төрле мәдәни урыннарга экскурсияләргә, спектакльләргә йөргәннәр һәм алган тәэсирләрен "Мәдәни көндәлек"кә теркәп барганнар. Экскурсияләрдә фотога төшеп, аларны сайтка урнаштырганнар. Бу эшләрдә аларга әти-әниләре дә ярдәм иткән. Инде менә мәдәни көндәлекләрен иң матур һәм оста итеп тутырган укучылар ачыкланды. Алар - Базарлы Матак урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары Снежана Денисова, Полина Балакирева, Н.Дәүли исемендәге гимназиядән Энҗе Идиятуллина һәм Илсаф Хисамов. Илсафның әнисе Рәмзия Сәйфуллина "Иң мәдәни әни" (родитель) исеменә лаек булган.

Шушы проект кысаларында республикада Тукайның 130 еллыгына багышлап "Мәдәни флешмоб"та үткәрелде. Анда катнашучылар Тукай әсәрләрен һәм үз шигырьләрен укып яздырган видеоязмаларын бәйге комиссиясенә юллаганнар. Бу бәйгедә җиңүче өч укучы арасында безнең районнан Салават Әһлиуллин да бар. Ул - Н.Дәүли исемендәге гимназиянең … сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев