Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укытучылары грантлар ота

Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилә Хафизова "Укытучы-эксперт" гранты отты. Конкурс шартлары буенча, әлеге грантны дәгъвалаучы педагог чыгарылыш укучыларының имтихан эшләрен яисә укытучылар хезмәтләрен бәяләү буенча эксперт вазыйфасын башкарырга һәм аның укучысы ике ел рәттән республика фән олимпиадасы призеры булырга тиеш иде. Вилә Хафизова берничә ел...

Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилә Хафизова "Укытучы-эксперт" гранты отты.

Конкурс шартлары буенча, әлеге грантны дәгъвалаучы педагог чыгарылыш укучыларының имтихан эшләрен яисә укытучылар хезмәтләрен бәяләү буенча эксперт вазыйфасын башкарырга һәм аның укучысы ике ел рәттән республика фән олимпиадасы призеры булырга тиеш иде. Вилә Хафизова берничә ел инде укытучыларны аттестацияләү комиссиясендә эксперт. Ә аның укучысы Миләүшә Галләмова соңгы ике елда татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында призлы урын яулады.

Иске Матак һәм Базарлы Матак урта мәктәпләренең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Сергей Тихонов һәм Илнур Фәйзуллин, Чуаш Кичүе урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Радия Хөсәенова "Укытучы-остаз" грантына ия булдылар. Җиңүче педагогларның хезмәт хакына бер ел дәвамында саллы сумма өстәлеп барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев