Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ветеринарлары яңа машиналы булды

Район ветеринария берләшмәсе УАЗ базасында эшләнгән махсус автомашинага ия булды.

Республиканың барлык ветеринария учреждениеләре белгечләренә яңа машина ачкычларын үткән атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин әйтүенчә, яңа машина күчмә (передвижной) ветеринария пункты итеп эшләнгән. Анда хайваннарның тоякларын чистарту өчен махсус станок, терлекләргә бозаулаганда ярдәм күрсәтү, дәвалау, дезинфекцияләү җайланмалары урнаштырылган. Эт, мәче кебек вак йорт хайваннарына ветеринария ярдәме күрсәтү, хәтта операцияләр ясау мөмкинлеге бар. Машина электр генераторы белән дә җиһазланган. "Мондый күчмә ветеринария пункты белән, һава торышының һәм юлларның нинди булуына карамастан, районның теләсә кайсы авылына, шулай ук җәйләүләрго, көтүлекләргә тиз арада барып җитеп була. Яңа автомашина хуҗалыкларның һәм авыл халкының терлекләренә ветеринария ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен күпкә арттыра",-ди Камил Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев