Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре Казанда Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгына багышланган тантанада катнашты

Казанда Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгына багышланган тантанада безнең район вәкилләре дә катнашты. Әлеге чара республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында булды. Анда җыелган сәясәтчеләр, хөкүмәт вәкилләре, депутатлар, галимнәр Конституциянең чирек гасыр элек нинди шартларда кабул ителүен искә алдылар, Төп кануныбызның бүген дә әһәмияте...

Казанда Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгына багышланган тантанада безнең район вәкилләре дә катнашты.

Әлеге чара республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында булды. Анда җыелган сәясәтчеләр, хөкүмәт вәкилләре, депутатлар, галимнәр Конституциянең чирек гасыр элек нинди шартларда кабул ителүен искә алдылар, Төп кануныбызның бүген дә әһәмияте кимемәвен билгеләп үттеләр.

Тантанага бездән район башлыгы Александр Никошин, Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты директоры Евгений Васяйчев, Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев