Әлки районы вәкилләре Әлмәттә “Бердәм Россия” партиясенең уку сессиясендә катнашты
25-27 декабрьдә Әлмәт районында "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең "Гражданлык университеты - Идел" уку сессиясе булды.
Әлеге чара федераль партия проекты кысаларында үткәрелде. Анда "Бердәм Россия" партиясе активистлары һәм тарафдарлары, "Яшь гвардия" әгъзалары катнашты.
Программага сәясәтчеләр, политологлар, конфлитологлар, юристлар, республиканың Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары лекцияләре, чыгышлар, мастер-класслар, тренинглар, эшлекле уеннар кертелгән иде.
Әлеге семинарда "Бердәм Россия" партиясе Әлки җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Хәлиуллина да катнашты. Семинар тәмамлангач аңа сертификат бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев