Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләренә Казан ярминкәсендә мул товарлар белән катнашкан һәм культуралы сәүдә иткән өчен рәхмәт белдерделәр

10 декабрьдә Казанда Дәрвишләр бистәсендә районыбыз янә мул товарлы ярминкә уздырды. Ярминкәдә районның барлык авыл җирлекләре вәкилләре зур ассортиментлы сәүдә нокталары белән катнашты. Моннан тыш, "Кызыл Шәрык-Агро", "Хузангай", "Яшь көч" җәмгыятьләре, гаилә фермалары, крестьян-фермер хуҗалыклары үзләре җитештергән төрледән-төрле товарларны тәкъдим иттеләр. Бөртек, көрпә, яшелчәләр әйбәт сатылды. Шулай ук сөткә, сөт...

10 декабрьдә Казанда Дәрвишләр бистәсендә районыбыз янә мул товарлы ярминкә уздырды.

Ярминкәдә районның барлык авыл җирлекләре вәкилләре зур ассортиментлы сәүдә нокталары белән катнашты. Моннан тыш, "Кызыл Шәрык-Агро", "Хузангай", "Яшь көч" җәмгыятьләре, гаилә фермалары, крестьян-фермер хуҗалыклары үзләре җитештергән төрледән-төрле товарларны тәкъдим иттеләр. Бөртек, көрпә, яшелчәләр әйбәт сатылды. Шулай ук сөткә, сөт ризыкларына, кош-корт түшкәләренә сорау зур булды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре дәртле җырлары белән ярминкәгә килгән халыкның күңелләрен күтәрде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, мул товарлар белән килеп, кульуралы сәүдә оештырган өчен әлкилеләргә мактау һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр. Кайбер авыл җирлекләре башлыкларына, фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә Казанның Совет районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Быел безнекеләр тагын 24 декабрьдә башкала ярминкәсендә катнаша. Ә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 9 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев