Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Яңа ел сынамышларына ышанучылар бар

"Әлки хәбәрләре" газетасының "Вконтакте" челтәрендәге төркемендә язылучылар арасында "Сез Яңа ел сынамышларына ышанасызмы?" дигән сораштыру үткәрелде.

Анда 116 кеше катнашты. Җавап бирүчеләрнең шактые (42 кеше) " кайвакыт бу юрамышларга бик игътибарлы булам, аларны үтим дә, әмма бу кызык өчен, тикшереп карау өчен генә", дигән. 39 кеше юрамышларга бөтенләй ышанмавын әйткән. Ә 35 кеше "әйе, мин аларга чынлап торып ышанам, һәм аларның гел чынга ашуын күрәм", дип җавап биргән.

Юрамышлар димәктән, ә сез якынлашып килүче Сары Эт елын ничек каршыларга икәнен беләсезме? Яңа елны каршылаганда нәрсә кияргә, табынга ниләр куярга?

Әлбәттә инде, сары, алтынсу, соры төсләргә өстенлек бирергә кирәк. Яңа елны шау-шулы, кызык дуслар белән каршыларга киңәш ителә. Өстәлдә ит ризыклары яшел суган, укроп белән бизәлгән булса, тагын да матур булачак. Яңа ел бәйрәмендә һич кенә дә күңелсезләнеп утырырга ярамый. Дүрт аяклы дусларыбыз да бит уйнарга, шаярырга яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев