Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы якташлар очрашуы алдыннан теләк-фикерләр - Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов)

"Барып карасаң, Әлки дә матурдыр, бәлки", - дигән иде бервакыт Арча егете, зур язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиев.

Соңгы елларда еш кайтып булмаса да, мин, Әлкинең бер баласы буларак, төбәгебезнең алга таба адымнарын ишетеп, тоеп, сөенеп яшим. Безнең як халкы гомер-гомергә тырыш, уңган, булдыклы булган. Болгар дигән дәүләтле, бай халык булган. Бу заманда да аның киләчәге өметле дип уйлыйм.

Тиздән булачак якташлар очрашуы яктысы һәм җылысы сезгә караңгы көзләрне, салкын кышларны кичәрлек көч бирсен. Шул ук вакытта Якташлык җәмгыяте башка районнарныкы кебек актив булсын иде дигән теләк тә күңелдә кала. Әйтик, Сабан туен район көне итеп тә, якташларны, зур кунакларны чакырып уздырып була бит... Исән чакта күрешик, җырдагыча, "җир астыннан юллар юк".

Әлки, Алпар, Муллавылы - юл башым,

Әнкәм фатихасы булды юлдашым.

Капка төбе, ап-ак яулык, моңсу йөз -

Юл башында кала, диләр, бетмәс эз.

Хәтер күзем еллар аша һаман да

Шул эзләрне армый-талмый эзлидер.

Каш өстенә кулын куеп, туган як,

Әнкәм кебек, кайтыр юлым күзлидер.

Барыгызга да саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге, уңышлар телим. Дөньягыз түгәрәк булсын!

Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев