Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы якташлык җәмгыяте Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Татарстанның якташлык җәмгыятьләре арасында оештырылган бәйгедә катнашып, районыбыз Рәхмәт хатына лаек булды. Бу бәйге Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан әле беренче тапкыр оештырылды. Анда 13 якташлык җәмгыяте катнашкан. Җиңүчеләрне билгеләгәндә аларның эш планы, башка муниципаль органнар белән хезмәттәшлеге, төрле бәйгеләрдә катнашуы, гаммәви мәгълүмат чараларында яктыртылуы исәпкә алынган. Нәтиҗәдә республиканың иң...

Татарстанның якташлык җәмгыятьләре арасында оештырылган бәйгедә катнашып, районыбыз Рәхмәт хатына лаек булды.

Бу бәйге Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан әле беренче тапкыр оештырылды. Анда 13 якташлык җәмгыяте катнашкан. Җиңүчеләрне билгеләгәндә аларның эш планы, башка муниципаль органнар белән хезмәттәшлеге, төрле бәйгеләрдә катнашуы, гаммәви мәгълүмат чараларында яктыртылуы исәпкә алынган. Нәтиҗәдә республиканың иң бердәм якташлары дип актанышлылар табылган. Әлки якташлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Казанда Әлки якташлык җәмгыятенә 1993 елда нигез салынган иде. 2011 елда ул рәсми рәвештә теркәлде. ТР Дәүләт Советында бүлек мөдире урынбасары булып эшләүче уртаәлкиле Ришат Хафизов җитәкләгән әлеге җәмгыять район тормышында актив катнашып, аның проблемаларын хәл итүгә үзеннән зур өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев