Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: җәяүлене таптатып, аны яралы хәлдә ташлап калдырган йөртүченең эше судка җибәрелде

Узган елның 6 маенда М.Рыжкова һәм Т. Захарова Иске Тахтала авылыннан ерак түгел гөмбә җыялар.

Шулчак олы юл ягыннан ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетә алар. Тизрәк шунда ашыгалар һәм авыр хәлдәге ир-атны күреп алалар. Җирдә яткан Ф. үзен машина таптатуы турында әйтә. Ф.ны бәрдергән йөртүче фаҗига булган урыннан кача, яралы кешегә ярдәм кирәктер дип уйламый да.

Хатын-кызлар тизрәк "112" телефоны буенча бу хәл турында коткару хезмәтенә хәбәр итәләр. Нәтиҗәдә бәлагә тарган Ф.га үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелә. Ә полиция хезмәткәрләре аны бәрдереп киткән машинаны эзләп табалар. Аннары инде тикшерү гамәлләре кулланып, экспертиза үткәреп, тикшерүчеләр руль артында кем утырганлыгын, ягъни җәяүлене кем таптатуын ачыклауга ирешәләр. Ул исерек хәлдә машина белән идарә иткән Г. булып чыга. Өстәвенә бит әле машина йөртү осталыгы да чамалы гына икән. Җәяүлене бәрдергәч, туктап аңа ярдәм күрсәтәсе урынга Г. каты яраланган кешене юлда ташлап калдыра. Шулай итеп аның гомерен дә куркыныч астына куя ул!

Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре әлеге эшне тикшереп ачыклагач, Г. га карата җинаять эшен судка юллыйлар. Ул юл хәрәкәте һәм транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуда (РФ Җинаятьләр җыелмасының 264 нче статьясы 2 нче бүлеге) һәм куркыныч хәлдә калдыруда (125 статья) гаепләнә.

А. Леонтьева,

тикшерү төркеменең өлкән тикшерүчесе, юстиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев