Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы янгын частенә үткән атнада кергән ике хәбәр дә дөреслеккә туры килмәгән

Район янгын сүндерү частенә узган атнада ут чыгу хакында авыллардан ике хәбәр кергән. Икесе буенча да янгын сүндерү бригадалары урыннарга чыккан. Әмма хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәве ачыкланган. Төгәлрәге, кайберәүләр, үтә дә саклык һәм уяулык күрсәтептер, мөгаен, кечкенә генә төтен күргәч тә янгын сүндерүчеләргә шылтыраталар. Бер яктан, шулай сак булу яхшы....

Район янгын сүндерү частенә узган атнада ут чыгу хакында авыллардан ике хәбәр кергән.

Икесе буенча да янгын сүндерү бригадалары урыннарга чыккан. Әмма хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәве ачыкланган. Төгәлрәге, кайберәүләр, үтә дә саклык һәм уяулык күрсәтептер, мөгаен, кечкенә генә төтен күргәч тә янгын сүндерүчеләргә шылтыраталар. Бер яктан, шулай сак булу яхшы. Әмма янгын сүндерүчеләрне кизүдән аерып авылларда йөртүнең кире ягы да бар. Үткән атнада янгын турындагы ике хәбәрнең дә дөрес булмавы әйбәт анысы. Югыйсә һава бигрәк эссе, коры тора бит. Мондый чорда ут-күздән саклану кагыйдәләрен аеруча төгәл үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев