Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын хәвефсезлеге турында искәртә

Көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша.

Бу көннәрдә бик күп күңелле чаралар үткәрелер, балалар да, олылар да чыршы бәйрәмнәрендә күңел ачар. Ул шатлыклы чаралар күңелсез тәмамланмасын, шомлы хәбәрләр бәйрәм ямен бозмасын дисәк, һәркайсыбызга хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, мәдәният учреждениеләрендә, гомумән, һәр җирдә Яңа ел бәйрәмнәрен әзерләгәндә янгын хәвефсезлеге өчен җаваплы кешене билгеләү зарур. Ул тиешле әзерлек үткән булырга тиеш. Чара башланыр алдыннан барлык бүлмәләрне тикшереп чыгып, аларның янгын хәвефсезлеге җәһәтеннән әзер булуына инанырга кирәк. Шулай ук бәйрәм вакытында җаваплы затларның кизү торуын оештыру мәслихәт.

Бәйрәм үткәрү өчен ким дигәндә ике чыгу урыны булган, тәрәзәләре рәшәткәләнмәгән һәм икенче каттан югарырак булмаган бүлмәләр сайлана. Чыршы ныклы нигезгә урнаштырылырга һәм бүлмәдән чыгарга комачауламаска тиеш. Чыршының ботаклары стеналардан һәм түшәмнән ким дигәндә бер метр ераклыкта булсын. Гирляндалар һәм иллюминацияләрнең тиешле сертификаты булу зарур. Бәйрәм чаралары үткәрелә торган урыннарда янгын сүндерү җайланмаларының тиешле күләмдә булуын кайгыртыгыз. Шулай ук янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү планы эшләнгән булу мәслихәт.

Бәйрәм вакытында ут чыгару ихтималы булган яктылык эффектлары, пиротехника эшләнмәләре, шәмнәр куллану, чыршыны янгынга каршы эшкәртелмәгән марля һәм мамык белән бизәү тыела. Утыргычлар рәтләре араларын тыгызлау, өстәмә урындыклар кую, бинада кешеләрнең тиешеннән артык күп булуы да рөхсәт ителми. Тамаша вакытында бүлмәдә яктылыкны тулысынча сүндеререгә дә ярамый.

Ут чыга калса, кичекмәстән "01" яисә "112" телефоны буенча янгын частенә хәбәр итегез. Балаларны иң кыска һәм хәвефсез юл белән эвакуацияләү чарасын күрегез.

Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника эшләнмәләре аеруча популяр була. Аларны файдаланганчы инструкциясен җентекләп укыгыз. Фейерверклар ату урыны алдан ук билгеләнгән булырга тиеш. Аларны көчле җилдә, шулай ук яңгырлы вакытта атуның хәвефсез булмавын истә тотыгыз. Пиротехниканың кайбер төрләре юешләнсә, тамашачылар өчен куркыныч тудыра. Гомумән, фейерверк атканда тамашачылар хәвефле урыннан читтә булсын. Пиротехника эшләнмәләрен исерек бәндәләргә файдаланырга рөхсәт итмәгез. Фейерверк эшләнмәләрен учакта яндыру катгый тыела. Төзек булмаган эшләнмәләрне юк итү өчен аларны ким дигәндә 24 сәгатькә суга салып торырга кирәк.

Бәйрәмнәр күңелле һәм имин үтсен!

Радис Инсапов,

район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев