Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов кисәтә: “Мичкә ягып ут чыкмасын!”

Көзнең соңгы ае шактый җылы торса да, кышка да озак калмый инде.

Хәер, районда ягу сезоны күптәннән башланды. Ә бу чорда мичләрне дөрес файдаланмау аркасында янгын чыгу очраклары күбәя.

Районда быел мич якканда хәвефсезлек таләпләрен үтәмәү сәбәпле өч янгын чыкты. Ә 2016 елда шул сәбәптән биш ут кабу очрагы булган иде. Соңгы елларда мичләр "гаебе" белән ут-күз чыгу фактлары кими төшсә дә, райондагы торак йортларда мичләрне файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу күренешләре күзәтелә әле. Кызганыч, мондый ваемсызлык еш кына бик аяныч тәмамлана -ут чыгып, йорт-җир һәм мал-мөлкәт янып көлгә әйләнә.

Һәр мич - утлы учак ул. Мичләр һәм төтен юллыклары гадәттә бина конструкцияләре белән бәйләнгән була. Ә җылылык приборлары янына еш кына тиз янып китүчән материаллар урнаштыралар.

"Кызыл әтәч" бәла-каза чыгармасын дисәң, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Ягу сезоны башланыр алдыннан барлык мичләрне тикшереп чыгу, ә төзексез булганнарын ремонтлау зарур. Онытмагыз, төзек булмаган мичтән файдалану күп вакыт янгынга китерә. Мич салу һәм ремонтлауны бу эшнең остасына гына тапшырыгыз, очраклы кешеләргә ышанмагыз. Төтен юллыгында корымның януы да ут чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Шуңа ягу сезоны башланыр алдыннан һәм аның дәвамында төтен юллыкларын һәм мичләрне корымнан чистартырга кирәк. Ә мичләрне ким дигәндә өч айга бер мәртәбә чистартыгыз.

Мичләрнең бинаның янучан конструкцияләреннән тиешле ераклыкта урнашкан булуы мөһим. Һәр мич янында идәндә 70х50 сантиметр зурлыктагы калай беркетү зарур. Аның янган һәм зарарланган урыннары булмасын.

Мич башында әйберләр саклау, утын киптерү куркыныч. Мичтән өйдәге әйберләргә һәм җиһазларга кадәрге ара ким дигәндә 0,7 метр, ә мич авызыннан - ким дигәндә 1,25 метр тәшкил итәргә тиеш.

Мичне артык кыздырмагыз. Көчле суыкларда аңа көнгә берничә мәртәбә ягыгыз. Махсус шуңа көйләнмәгән мичкә күмер, торф, газ ягарга да ярамый. Чардакта барлык төтен торбалары һәм алар уза торган стеналар агартылган булырга тиеш.

Ярыклары булган, ишекләре төзексез мичләр һәм каминнарны файдаланырга ярамый. Мичкә аның авызыннан чыгып торырлык озынлыктагы утып пүләннәре якмагыз. Мич янганда аның ишеген ачык тотмагыз.

Гомумән, өегезне мич ягып җылытканда хәвефсезлек кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Радис Инсапов,

район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев