Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы яшь көрәшчеләре призлы урыннарда

Билбаулы көрәш буенча Нурлатта үткән республика турнирында яшь көрәшчеләребез призлы урыннар яуладылар. Иске Тахталадан Никита Хәйруллин һәм Максим Иванов өченче урын, Станислав Ферапонтов икенче урын алдылар. Үсмерләрне спорт мәктәбе тренеры Рәмис Вафин әзерләгән. Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин һәм Татар Мулла авылыннан Алия Әсәдуллина икенче, ә Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин, Наида Мурадова,...

Билбаулы көрәш буенча Нурлатта үткән республика турнирында яшь көрәшчеләребез призлы урыннар яуладылар.

Иске Тахталадан Никита Хәйруллин һәм Максим Иванов өченче урын, Станислав Ферапонтов икенче урын алдылар. Үсмерләрне спорт мәктәбе тренеры Рәмис Вафин әзерләгән.

Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин һәм Татар Мулла авылыннан Алия Әсәдуллина икенче, ә Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин, Наида Мурадова, Инсаф Гатин беренче урынга лаек булдылар. Бу укучыларның тренеры Илдар Әхмәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев