Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: җырчы кошчыкларга оя ясый башларга вакыт

Гыйнвар ахыры, февраль башы -дәү песнәкнең "язгы җыры" башланган чор.

Бу кошчык яз якынлашуы һәм канатлы дусларыбызның күпчелегенең үрчү вакыты җитеп килүе хакында беренче булып хәбәр итә. Күпләр кош ояларын апрель азагында-май башында урнаштырырга кирәк дип санаса да, бу фикер хәзер искерде, чынбарлыкка туры килеп бетми. Кошларның күп төрләре, әйтик, сиртмәкойрык, солы чыпчыгы безнең якларга иртәрәк очып кайта башладылар. Ә бериш кошлар (миләш чыпчыгы, кызылтүш, тау чыпчыгы һ.б.) кышларга да биредә калалар. Шуның өчен дә, әгәр сез кошларны үзегезнең участокка, йортка яисә бакчагызга җәлеп итәргә телисез икән, моның белән шөгыльләнү вакыты җитте. Кошларны җәлеп итү өчен сайлаган урыныгызның нинди төргә керүен интернеттан карап билгеләгез дә, биредә нинди кошларга җайлы буласын ачыклагыз. Шуннан соң инде алар өчен ниндирәк оя-өй кирәк буласын белешегез. Ояны никадәр иртәрәк урнаштырсагыз, анда гадәти дәү песнәк һәм йорт чыпчыгы түгел, ә җырчы кошчыкның "фатирга керү" ихтималы да шулкадәр зуррак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев