Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЮХИДИ бүлекчәсе “Кышкы каникул” оператив-профилактика чарасы үткәрә.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе "Кышкы каникул" оператив-профилактика чарасы үткәрә.

Балаларның юлда зыян күрүенә юл куймауга юнәлдерелгән әлеге акция быелның 25 декабреннән 2018 елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Ни кызганыч, быелның 11 аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 551 юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда 15 баланың гомере өзелгән, 572 се төрле җәрәхәтләр алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда юл һәлакәтләрендә балалар үлемнәре очраклары арткан. Үзебезнең районда исә быел балалар катнашында бер авария теркәлгән. Анда балигъ булмаган бала зыян күргән.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр иткәнчә, әлеге профилактика акциясе барышында полиция хезмәткәрләре балаларның иминлеге белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмау җәһәтеннән даими рейдлар үткәрәчәк. Юлда җәяүлеләргә өстенлек бирү, транспортта балаларны махсус креслоларда йөртү мәсьәләләренә аеруча игътибар биреләчәк. Шулай ук балаларга һәм аларның әти-әниләренә юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын аңлату кирәк. Район ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Яңа ел бәйрәмнәре, кышкы каникул көннәрендә бу бигрәк тә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев