Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин: караңгыда яктырткычлар файдаланмаган җәяүлеләргә – 500 сум штраф

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин җәяүлеләргә караңгыда юлда яктырткыч элементлар файдалану зарурлыгын искәртә.

Көн саен диярлек республика юлларында җәяүлеләр машина астына эләгә, ди баш автоинспектор. Мондый фаҗигаләрнең төп сәбәпләре һаман да шул - юл аркылы тиешсез урында чыгу, юлга искәрмәстән килеп чыгу, игътибарсызлык, тәртипкә буйсынмау. Машина астында калып үлү очракларының күпчелеге нигездә тәүлекнең караңгы сәгатьләренә туры килә. Бу вакытта машина йөртүчеләр, каршыга килүче транспорт фаралары яктысыннан күзләре чагылып, юл аша йөгереп чыгучы җәяүлене күрмичә калалар. Ә кайчагында җәяүлеләр автомобиль юлы буйлап яисә юл янәшәсеннән үк атлыйлар, өстәвенә, кичен күзгә ташланмый торган караңгы киемнәрдән булалар. Шуның өчен дә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу бик мөһим. Алар яктыртылмаган юлда җәяүлене күрү мөмкинлеген арттыралар һәм юл-транспорт һәлакәте чыгу ихтималын киметәләр.

Якыннан яктыртучы фаралар белән автомобиль йөртүче җәяүлене юлда 25-50 метр арада күрә ала. Әгәр җәяүле яктылык кайтаргыч элементлар кулланса, бу ара 150-200 метрга кадәр арта. Ә инде еракка яктыртучы фаралар белән автомобиль йөртүче җәяүлене 100 метрдан күрсә, яктырткыч элементлар кулланган кешене ул 350 метр ераклыктан ук абайлый.

Быел июнь аенда Юхмачы авылында булган фаҗига дә җәяүленең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы белән бәйле. 63 яшьлек ир-ат автомобиль юлыннан транспорт хәрәкәте уңаенда бара, төнге караңгыда автомобиль йөртүче аны абайлап өлгерми. Нәтиҗәдә машина бәрдерү аркасында ир шунда ук һәлак була.

Төнлә яисә күз күреме начар булган шартларда юл аша чыкканда һәм юл читеннән барганда җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементлары булган предметлар куллануы бик мөһим, ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин. Ә торак пунктлардан читтә яктылык кайтаргыч элементлар файдалану мәҗбүри: бу кагыйдәне үтәмәгән өчен 500 сум штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев