Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ЮХИДИ хезмәткәрләре автотранспортны кышкы резинага күчерергә киңәш итә

Соңгы көннәрдә кар явып, һаваның суытып җибәрүе аркасында юлларда бозлавык хасил булды.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин транспорт йөртүчеләргә юлда аеруча сак булырга куша. Аның әйтүенчә, мондый шартларда тизлекне арттырмау һәм дистанция саклау бигрәк тә мөһим. Баш автоинспектор шулай ук машиналарның тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга киңәш итә. "Экспертлар фикеренчә, тышта һава температурасы + 7 градустан түбәнрәк булганда транспортны кышкы резинага күчерү мәслихәт. Бу җәйге каты резинаның салкында сыгылмалылыгын югалтуы һәм юлга тоташучанлыгының кимүе белән бәйле", ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев