Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Юхмачы мәктәбе волонтерлары “Сталинград сугышы” тарихы квесты үткәрделәр

Юхмачы урта мәктәбе волонтерлары тарих укытучысы Галина Москвина җитәкчелегендә " Сталинград сугышы" яшьләр тарихи квесты үткәрделәр.

Әлеге чара бүгенге яшьләргә Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларыннан берсе булган Сталинград сугышы турында сөйләү, аларны бу хакта өстәмә мәгълүмат алырга этәрү, командада эшләргә өйрәтүне күздә тотты. Алдан әзерләнгән маршрут буенча командалар Сталинград сугышы темасы белән бәйле биремнәрне үтәделәр. Балалар зур кызыксыну белән шифрланган хәбәрләрне "чиштеләр", тавышы буенча Җиңү коралын ачыкладылар, сугыш ветераннары альбомнары ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев